Казан шәһәренең “Серго Орджоникидзе исемендәге бистәсе” истәлекле урынын карап әйләнү

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның элегрәк Орджоникидзе бистәсе дип аталган Соцгород микрорайонының тарихи объектларын карап чыкты.  Чарада Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

“Серго Орджоникидзе исемендәге бистә (Соцгород), 1938 – 1954 еллар” Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгың 2018 елның 28 апрелендәге 420од номерлы боерыгы белән дәүләт сагына куелган.

“Серго Орджоникидзе исемендәге бистә (Соцгород)” – сакланып калган тулы бер кварталлы комплекслы корылма.

124 завод янындагы районны проектлауның тарихы озын. 1931 -1934 елларда Гипрогор (Мәскәү) тарафыннан проект төзелгән. Анда ул Зуп Казанның иң эре районнары буларак аталган. 1933 елда Гипрогор “Авиакомбинатның махсус шәһәрчеге”н планлаштыру схемасын эшләгән. Әмма Авиашәһәрнең планировкасы эскизы Зур Казанның планлаштыру схемасы белән килештерелмәү сәбәпле, Планлаштыруның генераль проекты бары 1938 елда гына расланган. Асылда, бу булган корылмаларны тәртипкә китерү буенча эшләр булган. Шул рәвешле, 1938 елның җәенә Лядов урамы буенча 4,6, 10, 14 йортлары, Белинский урамы 1,9 һәм Челюскин урамы буенча 6нчы йортлар кергән 1нче кварталның төньяк өлеше төзелгән булган. Көньяк өлештә мәктәп һәм хәзерге вакытта эшләми торган балалар бакчасы булган. Ә 2нче кварталның буш урынында 2нче йорт – Элемтә йорты  (хәзер – А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәге) һәм мунча, 1нче кварталдан көнчыгыштарак участок ПКиО өчен үзләштерелгән.

Кварталның чаттагы “төп” йортын (Завод урамы  - хәзерге Копылов урамы 8нче йорт ) 1930 елларда проектлый башлаганнар. Әмма ахыргы күренешен (анда кунакханә, универмаг, ресторан, кондитерская, сберкасса, фотоателье һәм мода ательесы урнашкан) йорт 1952 елда гына алган. 1нче кварталның торак өлешен планлаштыруда 1932 елда эшләнгән архитектор М.О.Барщ (Мәскәү) һәм КИИКСка эшкәртү өчен бирелгән (профессорлар А.В.Крестин һәм Заварзин) проектлар файдаланылган. 1954 елда 1нче кварталга кешеләр тулысынча күченеп беткән.

2нче кварталның проекты 1938 елда эшләнгән. Әмма әлеге проектлар күп еллар буе тормышка ашырылмаган. Әлеге квартал бары 1945-1948 елларда гына Гипронииавиапром проекты буенча эшләнгән. Өстәвенә, кварталның беренче йорты – 54 фатирлы торак йортка 1945 елның маенда гына кешеләр күчерелгән.

Кварталның үзенчәлеге билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International