Балык Бистәсендәге XIX гасырда төзелгән мәчет хуҗалы булды

2019 елның 11 октябре, җомга

5 гыйнварда Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 1879 елда төзелгән агач архитектура һәйкәле – мәчет реставрацияләнә башланды. Реставрация эшләрен Вологда өлкәсеннән «Реставрация үзәге: архитектура, җитештерү, укыту» махсуслашкан агач архитектурасы осталары башкара. Җитәкчесе - танылган Россия реставраторы, архитектура өлкәсендә Россия Дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов.

Мәчет 1879 елда Казан губернасы идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелгән. Мәчет XIX гасыр татар агач архитектурасы үрнәге санала.

Бер үк вакытта реставрация эшләре Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Архангельские Кариле авылында ачыкланган «Михайло-Архангельск чиркәве» мәдәни мирас объектында да алып барыла. Эшләрнең гомуми бәясе 36,7 млн. сум тәшкил итәчәк.

Реставрация эшләре белән беррәттән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә хуҗасыз күчемсез мөлкәткә муниципаль милек хокукын рәсмиләштерү буенча эш алып барды. Бу көннәрдә XIX гасыр мәчетенә милек хокукы теркәлгән: аның хуҗасы – Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы «Иске мәчет» мәхәллә-җирле мөселман дини оешмасы. Агач архитектурасы һәйкәлләрен саклау-мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Комитет тарафыннан 2018 елның көзендә үткәрелгән инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, республика территориясендә XVIII һәм XIX гасыр агач корылмалары саклануы ачыкланды, алар үзләренә игътибар таләп итә. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы территориясендә 121 агач архитектурасы һәйкәле һәм 127 ярымташ объект урнашкан. Аларның күбесе Казан шәһәрендә - 33 объект.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта комитет тарафыннан эшләнелә торган мәдәни мирас объектларын саклау, куллану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау буенча дәүләт программасы агач төзелеш сәнгатен саклау һәм үстерү буенча ярдәмче программаны үз эченә ала. Ярдәмче программада Комитет Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм башка кызыксынган яклар белән берлектә катнаша торган чаралар карала.

Агач архитектурасын саклау һәм үстерү программасы хуҗасыз объектларны ачыклау һәм агач һәйкәлләргә милек документларын формалаштыру, проект-смета документларын эшләү, элек проект-смета документлары эшләнгән объектларда реставрация эшләре үткәрү, мәгариф кластеры булдыру, балта эшен үстерү, мәдәни мирас объектларын күчерү юлы белән ачык һавада яңа музей булдыру, инструментлар музее булдыру күздә тотыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International