Биектау районының Айбаш авылында тарихи мәчет бурасын җыю башланды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Бүген Биектау районының Айбаш авылында мәчетне саклауның иң мөһим, төп этабына - бура җыюга керештеләр. Узган ел мәдәни мирас объекты авариягә каршы эшләр башкару өчен тулысынча сүтелгән иде. Аннары аны Лаеш районына махсус төзелеш мәйданчыгына илткәннәр, анда бураны тарихи билгеләр буенча җыйганнар. Шул ук вакытта черегән бүрәнәләрнең бер өлешен алмаштырырга туры килгән.

Авыл халкына реставрацияләү үзенчәлекләре турында Комитет рәисе Иван Гущин сөйләде.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә без былтыр фәнни-проект документациясен эшләдек, тиешле экспертизалар уздык, һәм безгә алга таба эш итәргә кирәк. Минем уйлавымча, 2 ай дәвамында без бураны җыячакбыз һәм җәйгә кадәр объектка берни дә янамасын өчен, ул түбә астына кертеләчәк. Алга таба инде икенче этап булачак”, - дип билгеләп узды Иван Гущин.

Шулай ук Татарстан Республикасы Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов һәм Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин да хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясады.

Беренче чираттагы комплекслы чараларны үткәрү кирәклеге турындагы карар манара, шулай ук бинаның аерым конструкцияләре җимерелүгә бәйле рәвештә кабул ителгән.

Реставраторлар узган ел дәвамында бүрәнәләрне һәм катара түшәмәләрне торгызу белән шөгыльләнгән. Шулай ук бинаның нигезе дә ныгытылган.

Планда объектны реставрацияләү генә түгел, “Тәхәрәт йорты”, шулай ук аерым котельня төзү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International