Ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе

2018 елның 28 декабре, җомга

27 декабрь көнне Татарстан Республиккасы музей-тыюлыклары һәм тарихи территорияләрдә урнашкан тиешле зоналар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек объектларына карата исәп-теркәү гамәлләрен башкару мәсьәләләренә багышланган Ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләренә чикләүләр (сак бурычлары) теркәүгә һәм аларның хокукый документларда дөрес чагылышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Әлеге эш төркеме Комитетның агымдагы елның 8 октябрендәге 24нче боерыгы нигезендә оештырылган.

Эш төркеме составына Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре, шулай ук “Росреестр ФКП”ның Татарстан Республикасы буенча филиалының киңлекле мәгълүматлар инфраструктурасы бүлеге башлыгы Д.Малинин һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларны һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләти теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Р.Мәгъсүмова керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International