Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объектларын саклау турында: Минем фикеремчә, бу гаять зур эш

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 14нче гыйнварында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Ул “Татарстан Республикасында 2018 елда мәдәни мирас объектларын саплап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау буенча башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар турында” дигән темага багышланды.

“Шамов хастаханәсе бинасы, 1908 ел, арх. К;.С.Олешкович” мәдәни мирас объектындагы төзекләндерү эшләренең җәмгыяви әһәмиятен һәм инвесторларга дәүләт ярдәменең мөһимлеген истә тотып, коллегия үткәрү урыны итеп реставрацияләнгән мәдәни мирас объекты - «Kazan Palace by Tasigo» отеле сайланды.

Йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният министрлыгыныд Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау департаменты директоры Роман Рыбало, Россия Архитекторлар берлеге Президенты Николай Шумаков, “Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара советның Илкүләм комитеты (ИКОМОС)” Төбәкара иҗтимагый оешмасы преәиденты Александр Кудрявцев, “Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасның Үзәк совенты рәисе Артем Демидов, “Россия реставраторлар ассоциациясе” коммерцияле партнерлыгы рәисе вазифаларын башкаручы Юлия Логинова, Идел буе Федераль округы буенча Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы идарәсе вазифаларын башкаручы Илья Горбухов катнашты.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар иң кызыклы археологик табышлар күргәзмәсен карап чыктылар. Коллегия утырышы Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин алып барды. Чарада катнашучыларга «Татарстан мәдәни мирас объектларын саклап калу турында» тәкъдир итү фильмын күрсәттеләр.

Аннары төп доклад белән Иван Гущин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда матди һәм мәдәни мирас объектларын саклап калу өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында шушы вәкаләтләр ТР Мәдәният министрлыгы карамагыннан Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына күчкән.

Комитет башлыгы шулай ук берничә проблемалы мәсьәләне билгеләде. 566 объект турында белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт дәүләт реестрына кертү өчен  кадастр эшләре уздырылырга тиеш. 374 объект буенча саклау зонасын эшләргә кирәк, федераль закон нигезендә  проектлар 2020 елга кадәр расланырга тиеш. Муниципаль һәм хосусый милектәге 414 объектка мәгълүмати күрсәткечләр урнаштырырга кирәк.

Комитет реставрацион һәм техник биремнәр, объектларны саклап калу, документацияне килештерү эшләрен башкаруга рөхсәтләр бирә. Комитет башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда КДАТУ базасында агачтан эшләнгән халык архитектурасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәге булдырылачак.  

Татарстан Президенты искәрткәнчә, тарихи һәм архитектур мирасны саклау эше Казанның мең еллыгына әзерләнү кысаларында башланды. Соңрак, "Яңарыш" фонды формалаштырылды, гаять зур эш башкарылды - иң әһәмиятле объектларны реставрацияләү һәм объектларга ЮНЕСКО мирасы статусын алу - юолар барысы да күп төрле структуралар, белгечләр, археологлар, тарихчылар һәм ресавраторлар эше нәтиҗәсе. Минем фикеремчә, бу гаять зур эш, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Билгеле, без күп объетларны югалттык, аларны саклау эшен бераз алданрак башлыйсы булган, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма безнең муниципалитетларның тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклауга зур теләкләре һәм ихтыяҗлары бар. Казан, Чистай, Алабугадан башка, һәр муниципаль берәмлектә шундый эш алып барыла. Һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты муниципалитетлар белән берлектә объектларны инвентаризацияләү эшен башкарырга тиеш, барысы да теркәлгән булырга тиеш. Адымлап эшне алып барачакбыз. Һәр сакланып калынган объект сезнең территориягезгә кеше җәлеп итәчәк. Татарстан һәм гомумән республикабызга соңгы  елда килүче туристлар саны күпмегә артуын күз алдына китерегез генә!. Бездә гаять зур тарихи мәдәни мирас байлыгы бар. Һәм бу Казанда гына. Ә бу бит әле Биләр, Чистай, Әтнә районы да. Һәр районда кызыклы булырлык урыннар бар". 

Татарстан Президенты шулай ук Иван Гущинның агачтан төзү сәнгатен өйрәнү үзәген булдыру тәкъдимен хуплады. 

"ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы белән мин риза - агачтан төзү сәнгатен өйрәнү үзәген булдырырга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, бу аерым бер кластер булырга тиеш, анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, ресурс үзәкләр, төзелеш колледжлары һәм башка төзелеш белгечләрен әзерләүче структуралар керергә тиеш, агачтан төзү сәнгатен өйрәнү методикалары бар.

Чара ахырында бүләкләр тапшырылды һәм кабер килешүләргә кул куелды. Әйтик, “Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау комитеты” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы бүлеге, “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты” Архитектура һәм дизайн институты ФДБМУ ВПОның архитектур мирасны реконструкцияләү, реставрацияләү һәм архитектура нигезләре кафедрасы мөдире Надыйрова Хәнифә Габидулла кызы, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Печенкин Александр Вячеславович Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен алды.

 Татарстан Республикасы һәм “Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет Илкүләм комитеты (ИКОМОС)” Төбәкара иҗтимагый оешмасы арасында килешү имзаланды. Аңа Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм “Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет Илкүләм комитеты (ИКОМОС)” Президенты А.П.Кудрявцев кул куйды.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, “Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм “Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге арасында да килешүгә кул куелды. Аңа үз имзаларын Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Рәисе И.Н.Гущин, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт тарафыннан саклау департаменты директоры Р.А.Рыбало, "Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Үзәк советы рәисе А.Г.Демидов һәм “Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге Советы рәисе Р.С.Хәкимов салды.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән “Россия реставраторлар ассоциациясе” НП арасында килешүгә ирешелде. Аны Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Рәисе И.Н.Гущин һәм “Россия реставраторлар ассоциациясе” НП рәисе вазифаларын башкаручы Ю.А. Логинова имзалады.

Фотоны ТР Президенты матбугат хезмәте тәкъдим итте.

 

 

 

 



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International