Агач архитектура сәнгатен үстерү белем бирү үзәген оештыруга багышланган киңәшмә узды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Бүген Казан төзелеш көллиятендә агач архитектура сәнгатен үстерү белем бирү үзәген оештыруга багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Комите рәисе Иван Гущин, “Татарстанның мәдәни мирас үзәге” ДБУ җитәкчесе Марсель Каюмов, реставрация оешмасы директоры Александр Попов, көллият директоры Александр Проснев, аның уку эшләре буенча урынбасары Ольга Вахонина һәм җитештерү бүлеге мөдире Айгөл Мифтахетдинова катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар укыту процессына агач һәйкәлләрне торгызу мәсьәләләрен өйрәнү, тарихи агач һәм инструментлар белән эшләүгә юнәлдерелгән төрле дисциплиналарны кертү буенча чаралар планы турында фикерләште. Нәтиҗәдә, концепция эшләү турында килешенде, ул Татарстан Республикасы Президентына тәкъдим ителәчәк.

Искәртеп узабыз: коллегия барышында Комитеты рәисе Иван Гущин Татарстанда КДАТУ базасында агачтан эшләнгән халык архитектурасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәген оештыру фикерен җиткергән иде.

Татарстан Президенты Иван Гущинның агачтан төзү сәнгатен өйрәнү үзәген булдыру тәкъдимен хуплады. 

"ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы белән мин риза - агачтан төзү сәнгатен өйрәнү үзәген булдырырга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, бу аерым бер кластер булырга тиеш, анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, ресурс үзәкләр, төзелеш колледжлары һәм башка төзелеш белгечләрен әзерләүче структуралар керергә тиеш, агачтан төзү сәнгатен өйрәнү методикалары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International