Казанның Подлужная урамындагы мәдәни мирас объекты белән бәйле вәзгыятькә карата шәрехләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

9 май иртәсендә “кайнар линия”гә битараф булмаган казанлылардан Подлужная урамы, 49нчы йорт буенча түбә сүтү турында хәбәрләр алына башлады. Әлеге адрес буенча «Шәһәр утары: XIX гасырның беренче яртысы,  XIX гасырның беренче яртысы флигелы, XIX гасырның беренче яртысы хезмәтләре» республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты урнашкан.

Милекченең рөхсәт документациясе булмау сәбәпле объектта законсыз эшләрне мөмкин кадәр тизрәк туктату мөһим иде. Шуңа күрә мәгълүматны алганнан соң ук объектка Комитетның вазыйфаи затлары җибәрелде. Шул ук 10.30 көнгә объектта эш туктатылды. Бу эштә шулай ук прокуратура һәм полиция вәкилләре дә катнашты.

Хәзерге вакытта Комитет тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексыныңы 7.13 маддәсе буенча милекчене административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала. Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрен) саклау турындагы законнар таләпләрен бозган өчен биш миллион сумга кадәр штраф каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объкүз алдында тота. Комитет тарафыннан милекчене мөмкин кадәр кыска вакытта консервация һәм авариягә каршы эшләр башкарырга мәҗбүр итү буенча барлык чаралар күреләчәк.

Соңгы еллар дәвамында милекче тарафыннан төрле инженер тикшерүләре һәм консервация чаралары уздырылды. 2018 елда милекче фәнни-проект документациясен эшләү инициативасы белән чыкты, утарны заманча куллану өчен реставрацияләү һәм җайланма проекты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды һәм 2019 ноябрендә расланган тәртиптә килештерелде.

12.05.2020 Комитетка милекче вәкиленнән консервация һәм авариягә каршы эшләр уздыруга рөхсәт бирү турында гариза килде, ул хәзерге вакытта каралуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International