Комитет рәисе Иван Гущин «Черек күл» паркын яңарту турында фикер алышуларда катнашты

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать урыннарын үстерү программасы аккаунтының туры эфирында быел төзекләндерергә тиешле «Черек күл» паркының ничек үзгәрәчәге хакында сөйләделәр.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров һәм дендролог Сергей Мурзов катнашты.

«Кара күл» паркын төзекләндерүнең өченче этабы Татарстан җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында бүген старт алды һәм көзгә кадәр дәвам итәчәк. Реконструкциянең өченче чиратын гамәлгә ашыру кысаларында паркта өстәмә яктырту баганалары урнаштырылачак һәм ике тарихи бина тирәсендәге территорияне төзекләндерәчәкләр. Аларның берсендә коворкинг һәм җәйге һәм кышкы инвентарь прокаты урнашачак, икенчесендә - ресторан. Эшләр Комитет контролендә уздырыла.

Моннан тыш, паркта юллар өслеге яңартылачак - гамәлдәге гранит валчыкны паркның үзәк аллеясындагы кебек үк брусчаткага алыштырачаклар. Парк периметры буйлап йөгерү юлы барлыкка киләчәк - аның озынлыгы 1 чакрым тәшкил итәчәк. Территорияне яшелләндерү эшләрен үткәрү кысаларында агачларның һәм куакларның бер өлешен күчереп утыртачаклар.

- Казанның иң өлкән паркы саклау статусына ия, - диде Иван Гущин. - Бу региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, 2002 елда реестрга кертелгән. Әлбәттә, без бу территориягә һәйкәлгә караган кебек карыйбыз. Паркның проблемалы нокталарының берсе – Гашыйклар аркага һәм янәшәсендәге коймага авариягә каршы эшләр  үткәрү зарурлыгы. Биредә хәзерге вакытта якындагы грунтны утыру күзәтелә, һәм шуның нәтиҗәсендә стеналарда вертикаль ярыклар барлыкка килә. Якын киләчәктә нигезне, вертикаль һәм горизонталь гидроизоляцияне көчәйтү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International