Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнарының еллык XIX Бөтенроссия съезды узды

2020 елның 3 октябре, шимбә

29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр «KORSTON CLUB HOTEL»да Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнарының еллык бөтенроссия съезды булып узды. Съездда Россия Федерациясенең 74 субъектыннан 372 делегат катнашты. Катнашучылар арасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының территориаль идарәләре, һәйкәлләрне саклау органнары җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар, иҗтимагый оешмалар, коммерция оешмалары җитәкчеләре бар иде.

Съездны ачу тантанасында Мәдәниятара әңгәмә буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев исеменнән Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту республика фонды директоры Татьяна Ларионова сәламләде. Шулай ук ул Татарстанда дәүләт, бизнес һәм җәмгыятьнең тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауда үзара хезмәттәшлегенең уникаль моделе булуын билгеләп үтте. Моңа мисал - ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән объектлар: Казан Кремле, Болгар һәм Зөя. Эшләнгән механизмнар Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда да кулланыла”.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева үз чыгышында мирасны саклауның ведомствоара эш булуын һәм әлеге форум иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләти саклау департаменты директоры Роман Алексеевич, съездның мөһимлеген билгеләп, дини әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын консервацияләүнең яңа федераль программасын игълан итте.

Пленар утырыш барышында онлайн форматта ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе  чыгыш ясады. Үз чыгышында ул «Безнең мирас белән уртаклашыгыз» компаниясен билгеләп үтте, ул бөтендөнья мирасы объектлары белән виртуаль рәвештә танышырга мөмкинлек биргән, шулай ук Г.Орджоникидзе Казан шәһәрендә 2022 елда Бөтендөнья мирас комитеты сессиясен үткәрү турындагы планнары белән уртаклашты.

Пленар утырыш кысаларында съездның мәртәбәле кунаклары: Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау бөтенроссия җәмгыяте Үзәк советы рәисе Артем Демидов, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан чыгыш ясады.

Съездның төп өлеше ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын саклау, археологик мирас объектларын дәүләт саклавы, мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә шәһәр төзелешен җайга салу, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизаларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр форматында узды.

Съездның программа чаралары кысаларында Россия Федерациясенең мәдәни мирас объектларын Татарстан Республикасының аерым игътибары белән саклауга багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмә стендлары Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының дәүләт программалары турында, мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә республика дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында, милли татар архитектурасының уникаль ядкәрләре турында һәм Бөтенроссия тарих һәм мәдәният ядкәрләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Съездда катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасы ядкарьләрен саклау органнары эшчәнлеге турында алдагы йөз елда бәян иткән архив документлары белән инсталляция тәкъдим ителде. Аерым стенд Җиңүнең 75 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйле һәйкәлләргә багышланды.

Күргәзмәнең бер өлеше мультимедиа экраннарында тәкъдим ителде, алар Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә эшләүче учреждениеләр (КДАТУ, «ТИГП» ДУП, «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ) эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирде.

Съездның тулы трансляциясен «Татар-информ»ның YouTube каналында карап була.

https://www.youtube.com/watch?v=Gt9FU0caozM

https://www.youtube.com/watch?v=l0UWApt3mMs

https://www.youtube.com/watch?v=JQ9jT7czD6o

https://www.youtube.com/watch?v=C4ZdrDupMmc

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International