ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 1838 елда төзелгән сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарына мониторинг үткәрде

2021 елның 5 феврале, җомга

Бүген  Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 1838 елда төзелгән төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты  - сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарына лазерлы сканирлау файдаланып мониторинг үткәрде. Бу Татарстанда иң борынгы агач архитектура һәйкәлләренең берсе. Ул Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында урнашкан.

Бина архитектурасында классицизм стилендәге торак йортлар традициясе дә, татар йортлары традицияләре дә бар.

Революциядән соң утар милләтләштерелә. Хәзерге вакытта бина буш һәм реставрацияләүгә мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International