Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында узган методик советта Биләр музей-тыюлыгы территориясен үстерү турында фикер алыштылар

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында узган методик советта Биләр музей-тыюлыгы территориясен үстерү турында фикер алыштылар.

Алтын Дага - проектта Биләрдән ерак түгел булачак ял зонасы шулай дип атала, ул авылның кайбер проблемаларын хәл итәргә тиеш. Барыннан да элек, туристларны өстәмә рәвештә җәлеп итү һәм нәтиҗә буларак, яңа эш урыннары булдыру, Биләр территориясен үстерүгә этәргеч бирү.

Проектны эшләүчеләр сайланган участокның үзенчәлекләрен исәпкә алган, аның күпчелек өлеше тыюлыкны саклау зонасы чикләренә керә.

Экскурсиягә заказ бирергә, сувенирлар сатып алырга мөмкин булган инфоүзәк төзү планлаштырыла. Машина кую мәйданчыгы, кемпинг зоналары, кунак йортлары, кафелар, елга һәм пляж буйлап беседкалар булдыру ниятләнә. Боларны эшләгән вакытта табигать зыян күрергә тиеш түгел.  

Советта катнашучылар билгеләп үткәнчә, проект кирәкле, әмма аны гамәлгә ашыру археология һәйкәлләрен һәм тулаем тыюлык территориясен саклау мәсьәләләре буенча беренчел карарлар таләп итә.

Әлеге проектны 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите формалаштыру проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен тәкъдим итәргә ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International