Казан Кремлендә ТР Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фонды проектларын гамәлгә ашыруда аеруча өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Казан Кремлендә  ТР Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фонды проектларын гамәлгә ашыруда аеруча өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Ул билгеләп үткәнчә, фонд эше - чын рухи батырлык, зур хезмәт.

Минтимер Шәймиев чарада катнашучыларга Татарстанның мәдәни байлыгын саклауда актив өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм 18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International