Комитет хезмәткәрләре Стахеев утарын карады

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсенә барып, 1 июнь көнне янгын чыккан төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты саналган Стахеев утарына барды.

Белгечләр урында килгән зыянны билгеләячәк. Әлеге мәгълүматтан чыгып, объект буенча тиешле караралар кабул ителәчәк.

Искәртеп узабыз, янгын сүндерүчеләр килгән вакытта бинаның түбәсе яна торган була. Тиз эш итү сәбәпле, бинага зур зыян салынмый. Хәзерге вакытта компетентлы органнар тарафыннан янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International