«Пасмуров йорты, XIX гасыр ахыры» объектында реставрация эшләре проекты расланды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Минзәләдә «Пасмуров йорты, XIX гасыр ахыры» объектында реставрация эшләре проекты расланды.

Бу шәһәр үзәгендә, ярминкә мәйданы янында, 19 гасырның икенче яртысында дворян Александр Пасмуров – өязнең иң бай сәүдәгәре акчасына төзелгән ике катлы бина.

Беренче кат күпсанлы кибетләргә, иҗтимагый учреждениеләргә арендага бирелгән. Югары катларда хәлле кешеләр өчен өчен фатирлар булган.

Совет чорында биредә төрле административ учреждениеләр урнашкан. Хәзер анда Минзәлә шәһәре хакимияте урнашкан.

Проектны әзерләгәндә белгечләр тарафыннан тарихи архив һәм архитектура тикшеренүләре уздырылган. Алар бинаның тышкы күренеше сакланган булуын күрсәткән. Бер үк вакытта фасадларның кайбер элементлары тузган хәлдә. Интерьер шактый үзгәрешләр кичергән.

Реставрациянең эскиз проекты кысаларында сакланып калган фотоматериаллар нигезендә бинаның 19 гасыр ахыры-20 гасыр башында формалашкан тарихи күренешен торгызырга тәкъдим ителә, объектны җайлаштыруның өстәмә элементларын кертеп.

Фасадларның тышкы ягын торгызу, эчке стеналарны, түшәмнәрне, идәннәрне алыштыру һәм ремонтлау каралган.  Соңгы янкормаларны сүтәргә ниятләнә.

Чардак җылыткычы заманча янмый торган материалларга алыштырылачак. Түбәләрне алыштыралар, агач конструкцияләр өслекләрен чистартып, антисептиклар белән эшкәртәчәкләр.

Тәрәзәләрне элеккеге кебек агачтан ясау планлаштырыла. Инженерлык системасын, җиһазларны яңартылачак, шулай ук территория төзекләндереләчәк.  Бу эшләрне 2022 елда башланып, шул елда тәмамланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International