Мәчкәрә авылындагы «Мәчет 1791 ел» мәдәни мирас объектында реставрация эшләре яңартыла

2022 елның 18 марты, җомга

Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы «Мәчет 1791 ел» мәдәни мирас объектында реставрация эшләре яңадан башлана.  

Бүген бу хакта журналистларга матбугат туры вакытында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Бу авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен мөселман өммәте өчен көтелгән вакыйга.

Объект бары тик хәйрия чараларына гына торгызылачак. Шуңа күрә, бүген халык алдында тагын бер яңа "Бергәләп саклыйбыз" проектына да старт бирелде.  Аның максатлары һәм бурычлары ачык - тарихи мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгызуга иганәләр җыю. Эш гадәти түгел, яңа, әмма "Бергәләп саклыйбыз" проекты командасы уңышка ышана.  Иганәләр җыю Татарстанның Кукмара районы Мөхтәсибәте тарафыннан башкарылачак. Һәркем әлеге проектта катнаша ала.

Журналистларга һәйкәлнең хәзерге торышын күрсәттеләр. Һәркем аның эчен карый, сакланып калган гаҗәеп интерьерларны күрә алды.

Торгызу эшләрен ике этапта башкару күздә тотыла. Башта фундаментны, стеналарны ныгытырга, бинаны гидроизоляцияләү, су агызу эшләрен башкарырга, яңа басмалар ясарга кирәк.

Икенче этапта реставрация үзе башланачак. Бина ике елдан соң торгызу бурычы куела.

Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчет 1920нче елларда ябыла, аннары манарасы киселә һәм авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла башлый. 2000нче елларда җирле халык тарафыннан реставрация эшләре башлана, әмма ахырынача тәмамланмый.

Мәчкәрә мәчете, Шиһабетдин Мәрҗани үз истәлекләрендә телгә алганча, заманында бик зур абруй казанган мәхәллә булган. Һәр ел саен авыл мәдрәсәсенә дистәләгән шәкерт укыган, мәчеттә күренекле дин әһелләре хезмәт иткән. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары белем алган, заманының олуг шәхесләре укыган. Мәсәлән, атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави, тарихчы-галим Хөсәен Әмирхан.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International