Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннарында булды һәм музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты. Төп музей мәйданчыкларының берсен Казан Кремле тарихына багышлау планлаштырыла. Экспозициядә тарихи иконография, макетлар, документаль һәм архив материаллары, мультимедиа инсталляцияләре кулланылачак. Белгечләр аерым тематик блокны Кремль тарихына бәйле кызыклы сюжетларга багышларга тәкъдим итә: Сөембикә манарасы, Казан Кремлен Емельян Пугачев гаскәрләре камап торулары һ.б.лар.

Икенче катта Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Ислам реликвиясе» экспозициясе проектын тәкъдир иттеләр. Күргәзмә Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү темасын актуальләштерергә һәм, Ислам мәдәниятенең иң мөһим үзәкләреннән берсе буларак, Татарстан образын ассызыкларга тиеш.

Моннан тыш, Гавами урыннарның икенче катында мастер-класслар үткәрү, иҗади остаханәләр урнаштыру планлаштырыла, шул исәптән татар костюмнарын һәм зәркән сәнгатен популярлаштыру да истә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектлары белән дә танышты.

 (ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International