Татарстан Президенты Казанда урнашкан биналарны карады

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда урнашан биналарны карады. Аларның кайберләре мәдәни мирас объектлары санала.

Биналарның берсе – мәдәни мирас объекты – 25 нче Октябрь урамы, 5 нче йорттагы "Административ бина, XIX гасыр азагы, XX гасыр башы". Бина дәүләт саклавы астында, резервланган хәлдә урнашкан. Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, хәзер бинаны алга таба эксплуатацияләү һәм оешмаларга, предприятиеләргә куллану өчен тапшыру мәсьәләсе карала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук башкала үзәгендәге Зур Кызыл урамында урнашкан ике әһәмиятле шәһәр төзелеше объектлары белән танышты. Бер объект – Зур Кызыл ур., 11 йорттагы «Профессор А.Г. Ге исемендәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАСУ бинасы. Объект авария хәлендә һәм файдаланылмый. Бинаның тузуы 100 процент тәшкил итә. Бинаны тулысынча реконструкцияләү һәм яңадан торгызу (Республика клиник тире-венерология диспансеры башка бинага күчәчәк) күздә тотыла.

Зур Кызыл ур., 68/25 адресы буенча урнашкан икенче объект «Казан хореография училищесы» ДАҺБУ карамагында. Хәзерге вакытта бу мәгариф учреждениесенә мәйданнарны киңәйтү ихтыяҗы бар, техник бирем бар инде – мәйданнарны арттырып, бинаны реконструкцияләү мөмкинлеге карала.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International