Татарстан Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын саклаудагы һәм популярлаштырудагы актив роле аркасында Россия төбәкләре арасында аерым урын алып тора. Халыкара эшчәнлек һәм фәнни тикшеренүләр елларында республика үзенең дүрт объектын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә иреште. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының ЮНЕСКО белән мәдәни мирас мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышында мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
ЮНЕСКО тарафыннан танылган беренче объект Казан Кремле ансамбле булды. 2000 елда аңа Бөтендөнья әһәмиятендәге истәлек статусы бирелә. 2014 елда ЮНЕСКО исемлегенә борынгы Болгар шәһәре булуын раслаучы Болгар тарих-археология комплексы кертелде. Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыре объектлары 2017 елда күренекле архитектура һәм сәнгать сыйфатлары өчен ЮНЕСКО объектлары дип танылган. Ниһаять, 2023 елда Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләрен керттеләр. Комплекс ике өлештән тора: шәһәр һәм Энгельгардт исемендәге Шәһәр яны обсерваторияләре.
2006 елдан ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе эшли, ә 2018 елда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты төзелде. 2019 елда Татарстан Хөкүмәте һәм ИКОМОС Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советының милли комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Региональ законнар дәрәҗәсендә ЮНЕСКО объектларын саклап калу мәсьәләләрен җайга сала торган нормалар каралган. Һәйкәлләр белән идарә итү планнары гамәлгә ашырыла, аларның торышына даими мониторинг үткәрелә, халыкара йөкләмәләрне үтәү өчен кирәкле хисап документациясе әзерләнә. Объектларны саклап калу чараларын финанслау мәсьәләләре дә катгый контрольдә тора.
2015 елдан Болгар, Казан һәм Зөя шәһәрләре тарихи җирлек статусын алды. ЮНЕСКО объектларының саклау зоналарындагы барлык төзелеш эшләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Мондый эксперт алымы дөнья мирасын саклау һәм тарихи мохитне үстерү арасында баланс табарга мөмкинлек бирә.
Татарстанның «ТИСБИ» Идарә университеты кебек югары уку йортлары ЮНЕСКО белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә.
2010 елда Татарстан һәйкәлләрен торгызу республика фондына нигез салынды, бу ЮНЕСКО белән багланышларны көчәйтте.
Казан Кремлен, Болгар комплексын һәм Успение соборын саклау зоналарының чикләрен раслау соңгы вакыттагы мөһим казанышларның берсе булды. Бу мөһим документлар оператив рәвештә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан килештерелде һәм теркәлде.
Иван Гущин сүзләренчә, ЮНЕСКО галимнәре һәм экспертлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе мәдәни мирасны саклау өчен кыйммәтле белем һәм күнекмәләр тупларга ярдәм итте. «Үткәндәге һәйкәлләрне саклап, без бер үк вакытта шәһәрләребез һәм территорияләребезнең йөзен үзгәртәбез һәм яхшыртабыз, җәмгыять буларак яхшырак булабыз», - дип өстәде Иван Гущин