“Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектында ремонт-реставрация эшләре тәмамлана

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Казанда “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектында ремонт-реставрация эшләре тәмамлана, анда Kazan Palace by Tasigo биш йолдызлы отеле ачылачак. Инвесторы – Төркиянең “Polimeks Group" компаниясе. Искәртеп узабыз: бина 10 ел элек – 2008 елда авария хәлендә һәм медицина учреждениеләренең заманча нормаларына туры килми дип табылган иде. Шул чакта анда урнашкан хастаханә башка бинага күчерелде. Компания реставрация эшләрен 2015 елда башлады.

Мәдәни мирас объектын яңа эшчәнлеккә әзерләү барышында барлык төп параметрларын, күләм-планировкалау карарлары структураларын саклау, конструкцияләрнең ныклыгын һәм гомерен озайту эшләре башкарылган.

Төркия компаниясе планнарында биналарның берсен музей итү нияте бар. Анда хастаханә тарихы, Я.Ф.Шамов турындагы мәгълүмат урнаштырылачак. Хәзерге вакытта инвестор Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә музей экспозициясе мәсьәләләре турында сөйләшүләр бара.

Шамов хастанәсе бинасы – төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Бина проекты архитектор К.С.Олешкевич тарафыннан эшләнгән. Хастаханә 1910 елда Казан сәүдәгәре Яков Филлипович Шамов һәм аның хатыны Агрофена Хрисанфовна акчаларына төзелгән. Бина “Я.Ф. һәм А.Х. Шамовлар исемендәге шәһәр хастаханәсе” исемен йөрткән.

1981 елда Татар АССР Министрлар Советының 1981 елның 23 октябрендә кабул ителгән 601нче Карары нигезендә хастаханә бинасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләре (мәдәни мирас объектлары) исемлегенә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International