ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы мәчетне реставрацияләү буенча күчмә утырыш үткәрде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы мәчетне реставрацияләү буенча күчмә утырыш үткәрде. Ул агымдагы эшләр барышы белән танышты.

Подряд оешма тарафыннан авариягә каршы эшләр башкарыла. Беренче этап – нигезне ныгыту.

Барлык эшләр дә расланган график буенча бара. Киләсе этап – җылытылган идәннәр ясау, фундаментны, дивардагы ярыкларны инъекцияле ныгыту һәм бинаның цоколь өлешенә гидросаклау үткәрү.

Шул ук вакытта җирле үзидарә органнары һәм дини оешмалар белән берлектә тышкы инженер челтәрләрне тоташтыру, котельня һәм тәһәрәт алу бинасын төзү мәсьәләләре турында фикер алышулар бара.

 Иван Гущин билгеләп узганча, агымдагы елның июнь аенда мәчеткә йөрүчеләр һәм авыл кешеләре өчен мәхәлләнең бөтен ихтыяҗларын истә тотып, әйләнә-тирә территорияне үстерү концепциясен тәкъдим итәргә кирәк. Подряд оешмага тиешле йөкләмәләр бирелгән.

Киңәшмәдә подряд оешма, җирле үзидарә, мөхтәсибәт вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International